В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Актуаль булмаган мәгълүмат белән юл билгеләре сүтелгән
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Бүгенге көннән Мамадыш трактының ике участогында транспорт хәрәкәтенең максималь тизлеге үзгәртелде. Бу кышкы чор башлануга бәйле рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк.
Максималь хәрәкәт тизлеге түбәндәге участокларда 80 км/сәгатьтән 60 км/сәгатькә кадәр киметелгән:
- Интернациональ урамыннан шәһәр чигенә кадәр;
- шәһәр чигеннән алып «Самосыр зираты» җәмәгать транспорты тукталышына кадәр.
ТР башкаласының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, актуаль булмаган мәгълүмат белән элеккеге юл билгеләре сүтелгән.