Табиблар Горький паркында һәм Бауман урамында кизү торачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Горький паркына тест-мобиль 8 нче июньдә киләчәк, ул «Хезмәт резервлары» стадионы каршында тукталачак. Бауман урамында, сәгать астында, табиблар 9 нчы июньдә кизү торачак. Тестлар 15:00 дән 19:00 гә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.