В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларында 40 кеше тән җәрәхәтләре алган
Ел башыннан Казанда моторанспорт катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 40 кеше тән җәрәхәтләре алган, икесе һәлак булган.
Аерым алганда, 14 нче июльдә 35 яшьлек йөртүче Себер трактындагы 43 нче йорт каршында сулга борылганда, узып китү өчен каршы як полосага чыккан мотоциклга бәрелгән. Мотоцикл белән 16 яшьлек егет идарә иткән, аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Балигъ булмаган төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, аның мотоциклын махсус стоянкага урнаштырганнар.
Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: скутер һәм мопедта «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы алган 16 яшьтән өлкәнрәк затлар йөрергә хокуклы. Мотоцикл белән балигъ булган, «А» категорияле машина йөртү таныклыгы алган һәм транспорт чарасы иминиятләштерелгән булган затлар идарә итә ала.
Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф яный. 14 яшьтән кечерәк балалар китергән зыян өчен ата-аналар җавап бирә. Законлы вәкилләрне шулай ук балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. 14 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр китерелгән зыян өчен гомуми нигезләрдә мөстәкыйль җаваплылык тоталар.