Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2020, 09:53

Казан юлларында «Игътибар - балалар!» дигән профилактик акция старт алды

7 айда Казан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 7 айда Казан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 66 балигъ булмаган бала зыян күргән.

Үткәрелгән анализга караганда, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август һәм сентябрьдә арта, бу вакытта яшүсмерләр озак җәйге ялдан соң юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен оныталар. Шуңа бәйле рәвештә, 24-нче августтан 6-нчы сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара үткәрелә.

Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәвенә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларны профилактикалауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары узачак.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге турында искә төшерәчәк, балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр үткәрәчәкләр. Хокук бозулар турындагы мәгълүматны мәктәпләргә алга таба укучылар белән профилактик эш алып бару өчен җибәрәчәкләр.

Шулай ук «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы барышында мәгариф оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына килү юллары, юл билгеләре, тамгалар, светофор объектлар һәм коймалар торышы тикшереләчәк. Моннан тыш, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары уздыру планлаштырыла.

Дәүләт автоинспекциясе шәһәрдә яшәүчеләрне юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналарга сабыйларның балалар өчен куркыныч булган урыннарда, шул исәптән юллар янында караучысыз калмасыннар өчен, кайгыртырга киңәш итәләр.

Автомобильчеләргә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны йөртү баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килгән балаларны тотып тору системаларын (җайланмаларын) кулланып башкарылырга тиеш, дип искәртәләр. Шул ук вакытта белгечләр балаларны – тотып тору җайланмасында җиде яшьтән соң да йөртергә киңәш итә.
Барлык яңалыклар