100 дән артык кеше волонтер булган.
Фото: «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Республика кан банкын 47 литр 700 мл тулыландырды.
Донорлык хәрәкәтенә Татарстан Республикасының «Яшь гвардия» Казан җирле бүлеге вәкилләре теләктәшлек күрсәтте. Алар кан биреп кенә калмыйча, барлык донорлар өчен сюрприз – баллы мамык әзерләгән. Күчтәнәчне холлга урнаштырылган махсус аппарат ярдәмендә ясап таратканнар.
Акциягә барлыгы 120 дән артык кеше кушылды, 106 ирекле донор булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге матбугат хезмәте.