Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2019, 12:49

Казанда «Игелекле дулкын»нда Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка һәм М-Band чыгыш ясаячак

Гала-концерттан кергән барлык акчаларны 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновка бирәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 2-нче декабрьдә «Игелекле дулкын» III Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертында Россиянең танылган башкаручылары Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка һәм М-Band популяр төркеме чыгыш ясаячак. Гала-концерттан кергән барлык акчаларны 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновка бирәчәкләр - ятим малайның ишетү сәләтен югалтуны компенсацияләү өчен көчле ишетү аппараты сатып алыначак.

«Игелекле дулкын» фестиваленең сайлап алу турлары быел Россиянең 11 шәһәрендә узды: Казан, Ярославль, Севастополь, Ростов-на-Дону, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград һәм Мәскәү шәһәрләре. Алар 1000-нән артык талантлы катнашучыны берләштерде. Җиңүчеләрне түбәндәге юнәлешләр буенча ачыкланды: музыка (вокал, ишарә белән җырлау, уен коралында уйнау); хореография; сәхнә сәнгате (оригиналь жанр, уку).

Фестивальне үткәрү чорында бөтен ил буенча тематик иҗади һәм хәйрия акцияләре узды, аларның максаты – иҗатның физик мөмкинлекләр белән чикле булмавын күрсәтү, ә дуслык һәм бердәмлек игелеккә һәм бер-береңә ярдәм итүгә нигезләнгән буын тәрбияләргә ярдәм итүен җиткерү.

Төбәк турлары нәтиҗәләре буенча 120 бала сайлап алынды, алар 29-30 ноябрьдә Казанда фестивальнең финал этабында чыгыш ясаячак. 2-нче декабрьдә «Академия» концертлар залында узачак «Игелекле дулкын» гала-концертында һәр номинациядә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Гала-концертта балалар белән бергә Россия эстрадасы йолдызлары – Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка һәм М-Band чыгыш ясаячак.

Узган ел «Игелекле дулкын»га популяр башкаручылар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлианна Караулова, Динә Гарипова һәм башка артистлар килгән иде. Матбугат конференциясе вакытында алар яңа матур традициягә нигез салды – йолдызлар киләчәктә хәйрия аукционнарында лотлар булып торган фотоларда үз автографларын калдырды. Җыелган акчалар балаларны дәвалауга юнәлтелде. Быел оештыручылар хәйрия аукционын кабатларга ниятли.

«Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырыла. «Игелекле дулкын» Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе, «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза. Фестиваль хәрәкәте 2017 елда старт алды һәм 3 ел дәвамында сәләтле катнашучыларны – авыр тормыш хәлендә калган, әмма шуңа да карамастан, иҗат итүләрен һәм үсешен дәвам итүче балаларны җыя.
Барлык яңалыклар