В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Черек күл» паркында хәйрия чарасы 15-нче гыйнварда узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 15-нче гыйнварда «Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы узачак. Көн дәвамында биредә «Авиатор» олимпия резервы спорт мәктәбеннән фигуралы шуу һәм хоккей буенча мастер-класслар узачак. Бозда өлкәннәрне һәм балаларны конкурслар көтә.
Тимераяклар прокатыннан җыелган акчалар хәйрия фондына җибәреләчәк. Теләге булганнар теләгән сумманы шулай ук иганәләрнең махсус тартмасына сала яки онлайн хәйрия фонды хисабына яки QR-код буенча күчерә алачак.
Шунда ук хәйрия аукционы узачак, анда «Игелекле дулкын» бөтенроссия конкурсын оештыручылардан лот буларак Россия эстрадасы йолдызлары автографлары белән картина тәкъдим ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның декабрендә Казанда фестивальнең гала-концерты узды, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында яшь талантлар белән бергә Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итәргә Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Дима Билан килде.
Аукционда Казан Мэрының стипендиатлары бүләк иткән дүрт картинаны сатып алырга мөмкин булачак. Аукционда җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырылачак.
Чара 13:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» АКБО матбугат хезмәте.