Спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр өчен очрашулар җәдвәле KZN.RU порталында бастырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре август һәм сентябрь айларында ачык ишекләр көннәре оештыра. Спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр өчен очрашулар җәдвәле KZN.RU порталында бастырыла.
Нәфис гимнастика буенча «Приволжанка» махсуслаштырылган олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Гимнастика федераль спорт-тренировка үзәге (Сыртланова ур., 6) – 7-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә.
«Бустан» спорт комплексы (Профессор Нужин юлы, 3) - 8-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә.
Нәфис гимнастикага, эстетик гимнастикага һәм ир-атлар ритмик гимнастикасына 6 яшьтән, түләүле гимнастикага 4-5 яшьтән башлап язылу бара.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-64-70.
«Приволжанин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
49-нчы мәктәп (Мусин ур., 30) – 2-нче сентябрь, 9.00 сәгатьтә; 7-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә. Спорт аэробикасына бюджет төркемнәренә – 7 яшьтән, түләүле аэробикага 5 яшьтән алып язылып була.
Р.Зорге ур., 24 – 6-нчы сентябрь, 17.00 сәгатьтә. Бюджет төркемнәренә хореографиягә – 7 яшьтән, түләүле төркемнәргә 5 яшьтән язылу бара.
16-нчы номерлы гимназия (Дубравная ур., 51а) - 13-нче сентябрь, 15.00 сәгатьтә. Дзюдо буенча бюджет төркемнәренә 7 яшьтән алып язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 229-19-30.
«Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе
«Тасма» стадионы полигоны (Гагарин ур., 56) – 30-нчы август, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр. Җәядән атуга бюджет төркеменә – 11-12 яшьтән, түләүле төркемгә 9-10 яшьтән язылу бара.
«Тасма» стадионы (Гагарин ур., 56) – 8-нче сентябрь, 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр. Футболга бюджет төркемнәренә язылу 8-9 яшьтән алып барыла, түләүле төркемгә - 3-5 һәм 6-7 яшьтән.
«Тасма» стадионы (Гагарин ур., 56) – 11-нче сентябрь, 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Җиңел атлетикага 9-10 яшьтән язылу бара, түләүле атлетикага – 6-8 яшьтән башлап.
Көрәш буенча бюджет төркемнәргә 10-11 яшьтән язылып була.
Дзюдо буенча бюджет төркемнәренә 7-8 яшьтән алып язылып була, түләүле төркемгә – 5 яшьтән һәм 6-7 яшьтән.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 560-71-36.
Вахитов районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Трудовые резервы» спорт-сәламәтләндерү комплексы (Ершов ур., 7а) - 1-нче сентябрь, 15.00 сәгатьтә.
Футболга бюджет төркемнәренә (кызлар өчен) – 9 яшьтән, түләүле төркемнәргә - 5, 6, 7, 8 һәм 9 яшьтән язылу бара.
Баскетболга – 8 яшьтән, түләүле төркемнәргә 5, 6 һәм 7 яшьтән башлап язылу бара.
Бокска бюджет төркемнәргә 10 яшьтән язылып була.
Спорттагы ирекле көрәшкә бюджет һәм түләүле төркемнәргә 10 яшьтән язылырга мөмкин.
Тимераякта шуу спортына бюджет төркемнәренә 9 яшьтән алып язылырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-24-85.
«УНИКС-Юниор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Ватан» спорт комплексы (Бондаренко ур., 2) – 3-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә
Баскетболга - 8 яшьтән, түләүле төркемнәргә 6-8 яшьтән язылу бара.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 562-06-34.
Спортның су-ишкәкләү төрләре буенча спорт мәктәбе
Ишкәкле спорт төрләре үзәгенең ишү бассейны бинасы (Һади Такташ ур., 122 к. 3) – 3-нче сентябрь.
Байдаркаларда һәм каноэларда ишү, шулай ук академик ишү буенча бюджет төркемнәренә 10-12 яшьтән язылып була. Спортның башка төрләре буенча спорт разрядларына ия булучыларга - 17 яшькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 221-03-36, 221-03-35.
Футбол буенча «Мирас» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Д.Фәйзи ур., 2а) – 4-нче һәм 7-нче сентябрь, 18.00 сәгатьтә.
Футболга бюджет (сайлап алу нәтиҗәләре буенча) һәм түләүле төркемнәргә 2008, 2009, 2010 һәм 2011 елларда туган балалар языла ала.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-60-91.
«Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Д.Фәйзи ур., 2а) – 4-нче сентябрь, 18.00 сәгатьтә.
Өстәл теннисына бюджет төркемнәргә – 7-8 яшьлекләр, түләүле төркемнәргә 9 яшьтән өлкәнрәкләр языла ала.
Нәфис гимнастикага түләүле төркемнәргә 4-6 яшьтән язылып була.
Бокска бюджет төркемнәргә 10 яшьтән язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-62-26, 237-62-42.
«Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Ракета» стадионы (Стадион ур., 1а) – 4-нче сентябрь, 17.00 сәгатьтә.
Туплы хоккей, тимераякта шуу буенча бюджет төркемнәренә 9 яшьтән язылырга мөмкин, түләүлегә - 4 яшьтән алып.
Бокс һәм самбога бюджет төркемнәренә – 10 яшьтән, түләүле төркемнәргә 8 яшьтән язылу бара.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 234-88-05.
«Атлетика» олимпия резервы спорт мәктәбе
Үзәк стадион (Ташаяк ур., 2а) – 5-нче сентябрь.
Җиңел атлетика буенча бюджет төркемнәргә 9 яшьтән башлап язылып була, түләүлегә - 5-6 яшьтән.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-07-87.
«Динамо» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Алтын алка» боз сарае (Гаврилов ур., 48а) – 5-нче сентябрь.
Хоккейга бюджет төркемнәренә 8-9 яшьтән язылып була, түләүлегә – 7-8 яшьтән.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-08-50.
«Первый» спорт мәктәбе
Горький ур., 11/2 - 5-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Үзәк стадионның гимнастика залы (Ташаяк ур., 2а) – 5-нче сентябрь, 18.00 сәгатьтә.
Спорт гимнастикасы, спорт акробатикасы һәм шахмат буенча бюджет төркемнәренә язылу кызлар өчен – 6 яшьтән, малайлар өчен - 7 яшьтән, түләүле төркемнәргә кызлар өчен 2-3 яшьтән һәм малайлар өчен 3-4 яшьтән язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-16-70, 590-94-26.
«Смена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Форвард» спорт комплексы (Химиклар ур., 40) – 6-нчы сентябрь, 17.00 сәгатьтә.
Хоккейга бюджет төркемнәренә 7 яшьтән язылып була, түләүле төркемнәргә - 5 яшьтән башлап.
Өстәл теннисына бюджет төркемнәренә 7 яшьтән язылып була.
Бюджет һәм түләүле төркемнәргә пауэрлифтингка 12 яшьтән язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-52-62.
«Авиатор» комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Триумф» спорт комплексы (о.Кошевой ур., 17) – 7-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Фигуралы шууга 6 яшьтән башлап язылып була, түләүле шууга - 3 яшьтән алып.
Җиңел атлетиканың һәм җилкәнле спортның бюджет төркемнәренә 9 яшьтән алып язылып була.
Грек-рим көрәше һәм көрәшнең бюджет төркемнәренә 10 яшьтән алып язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-41, 562-06-08, 562-06-01, 562-06-44.
«Ак Бүре» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Ак Бүре» боз аренасы (Ваһапов ур., 17), «Ак Бүре» спорт комплексы (Ваһапов ур., 17а), «Ак Бүре» бассейны (Ваһапов ур., 17а) – 7-нче сентябрь, 9.00 сәгатьтә.
Каратэ һәм дзюдо буенча бюджет төркемнәренә 7 яшьтән алып язылып була.
Гандболга 9 яшьтән алып язылып була.
Ирекле көрәшкә 10 яшьтән алып язылып була.
Фигуралы шуу элементлары белән түләүле төркемнәргә йөрүгә 4 яшьтән алып язылып була.
Түләүле төркемнәргә хоккей элементлары белән шуарга өйрәнү өчен 5 яшьтән алып язылырга мөмкин.
Йөзү буенча түләүле төркемнәргә 6 яшьтән алып язылырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 276-60-19, 276-63-08.
«Мотор» комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Ленинград ур., 26 – 7-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә
Дзюдо өчен бюджет төркемнәренә 7 яшьтән язылырга мөмкин, түләүле төркемнәргә – 5 яшьтән алып.
Футболга бюджет төркемнәренә 8 яшьтән алып язылып була, түләүле төркемнәргә – 5 яшьтән алып.
Бокска 10 яшьтән язылырга мөмкин, түләүле төркемнәргә – 8 яшьтән башлап.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-08-38.
«Ника» нәфис гимнастика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Триумф» спорт комплексы (Олег Кошевой ур., 19) – 7-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр. Нәфис гимнастикага 6 яшьтән язылырга мөмкин, түләүле төркемнәргә – 4-6 яшьтән башлап.
«Ватан» спорт комплексы (Бондаренко ур., 2) – 13-нче сентябрь, 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Акробатик рок-н-роллга бюджет төркемнәргә кызлар өчен 6-7 яшьтән һәм малайлар өчен 7-8 яшьтән язылу алып барыла. Нәфис гимнастикага 6 яшьтән язылырга мөмкин, түләүле төркемнәргә – 4-6 яшьтән башлап.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 562 03 81.
«Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Парк ур., 27а – 11-нче сентябрь, 17.30 сәгатьтә.
Тенниска бюджет төркемнәргә 7 яшьтән язылырга була, түләүле төркемнәргә - 5 яшьтән башлап.
Бадминтонга бюджет төркемнәренә 8 яшьтән язылырга мөмкин.
Тхэквондо, регби һәм бильярд спорты буенча бюджет төркемнәренә 9 яшьтән язылып була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 234-06-41.
«Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
«Баско» спорт комплексы (Халтурин ур., 3) – 12-нче сентябрь, 17.00 сәгатьтә.
Спорт акробатикасына бюджет төркемнәренә 6 яшьтән (кызлар өчен) һәм 7 яшьтән (малайлар өчен) язылып була, түләүле төркемнәргә - 4-5 яшьтән башлап.
Тимераякта фигуралы шуу өчен бюджет төркемнәренә 6 яшьтән язылырга була, түләүле шуу өчен - 4-5 яшьтән башлап.
Киокусинкайга бюджет төркемнәренә 7 яшьтән язылып була.
Керлинг һәм хоккейга бюджет төркемнәренә язылу 8 яшьтән мөмкин.
Футболга бюджет төркемнәренә – 9 яшьтән, түләүле төркемнәргә 7-8 яшьтән язылу бара.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-77-84.
Чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе
Горки-Әмәт урманының чаңгы базасы - 20-нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә.
Спорт ориентлашуы буенча бюджет төркемнәренә 8 яшьтән язылып була, чаңгы ярышларына - 9 яшьтән башлап.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-91-62.
Волейбол буенча «Юность» махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
Үзәк стадионның спорт залы (Ташаяк ур., 2а) – 20-нче сентябрь, 18.00 сәгатьтә.
Волейболга бюджет төркемнәренә яшүсмерләр җыю 2010 елда туган егетләр һәм кызлар арасында башкарыла, шулай ук 2008-2009 елларда туган төркемнәрне туплап бетерү өчен алып барыла. Түләүле төркемнәргә 2006-2008 елларда туган балалар языла ала.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-23-37.