Тәүлек эчендә 6,9 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 6901 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 631 юл хезмәте эшчесе һәм 566 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 86 катнаш юл машинасы, 58 "Бошунг, 16 кар төягеч, 104 щеткалы трактор, 21 грейдер, 77 фронталь төягеч, 46 "Барсик", 145 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 173 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 46 тонна реагент һәм 127 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 568 юл хезмәте эшчесе һәм 291 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 795,3 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.