Халыкка хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). 3-нче март көнне Казанның Идел буе районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүче көне» узачак. Чарада Идел буе һәм Вахитов районнарының хәрби комиссариаты вәкиле катнашачак.
Килүчеләр вакансияләр турында мәгълүмат, эшкә урнаштыру өчен юнәлешләр ала, мәшгульлек хезмәте белгечләре белән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшләшә алачак.
«Эш бирүче көне» 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-66, дип хәбәр итә мәшгульлек үзәге.