В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуда катнашучылар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар һәм аларның яшьтәшләре белән үзара бәйләнеше турында сөйләшәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). 22 нче сентябрьдә Казанда чираттагы Психологик ярдәм көне узачак. Шәһәрлеләргә профессиональ педагог-психологлар консультация бирәчәк.
Кабул итүдә борчыган темалар, мәсәлән, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар һәм аларның яшьтәшләре белән үзара бәйләнеше турында сөйләшергә мөмкин. Әңгәмәләр конфиденциаль шартларда узачак.
Очрашулар Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Карл Маркс ур., 61. Казаннан читтә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны онлайн бирә ала. Кабул итүгә язылу +7(843)236-61-64 телефоны буенча алып барыла.