Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2019, 10:28

Яшьләр көнендә Казанда «Нервы» һәм TERNOVOY төркеме чыгыш ясаячак

27 июньдә Казан елга порты территориясендә «Яшьләр көне 2019» республика фестивале узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). 27-нче июньдә Казан елга порты территориясендә «Яшьләр көне 2019» республика фестивале узачак. Сәхнәдән яшьләрне «Нервы» төркеме һәм ТНТ каналындагы «Песни» тамашасының беренче сезоны җиңүчесе TERNOVOY (ex. Terry) котлаячак. 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр фестиваль мәйданчыгы ишегалды атмосферасына күмеләчәк, биредә стритбол, урам биюләре, арт-зона, экстрим-зона, скейтпарк, шәһәр яшьләр берләшмәләре вәкилләре өчен граффити эшләячәк.

Биредә үк теләгән һәркем фестивальнең extreme-зонасы һәм бию зонасы катнашучыларын карый алачак, анда BMX һәм скейтбординг, хип-хоп, all styles номинацияләре буенча ярышлар узачак.

Фестивальнең барлык кунаклары өчен көн дәвамында ял итү зоналары, фудкорт, Россия һәм Татарстан дизайнерларының кием-салым һәм аксессуарлар маркеты һәм «vinyl-jam» ноктасы – винил пластинкаларын сату эшләячәк.

Яшь башкаручыларның музыка фестивале узачак сәхнә бәйрәмнең төп мәйданы булачак. Анда Казан музыка төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак, алар арасында «Волга-Волга», «Мураками», «Лампасы», «SILFRED CREW», «Большой Куш» һәм башкалар бар. «Нервы» музыкаль төркеме һәм TERNOVOY (ex. Terry) фестивальнең хедлайнерлары булачак.

Фестивальдә 10 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Казан Мэриясе белән берлектә үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, елга порты янындагы парковкада транспорт хәрәкәте һәм керү 29-нчы июньнең 8.00 сәгатенә кадәр чикләнгән.

Барлык яңалыклар