Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2023, 15:13

Казанда балалар тимер юлында хәрәкәт яңартылды

Поездлар чәршәмбедән якшәмбегә кадәр йөриячәк

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Казанда балалар тимер юлы яңадан ачылды. Поездлар чәршәмбедән якшәмбегә кадәр җәй ахырына чаклы йөриячәк.

Яңа сезон ачылу хөрмәтенә балалар тимер юлында Россия һәм Татарстан флагларын һәм «Россия тимер юллары» ААҖ корпоратив байрагын күтәрделәр. Ә яшь тимер юлчыларны укуларын тәмамлаулары белән котладылар. Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеге ачылды.

Казанда балалар тимер юлы 31 нче августка кадәр эшләячәк. Маршрут Молодежная станциясеннән Изумрудная станциясенә кадәр һәм кире юнәлештә хәрәкәт итә. Чәршәмбедән якшәмбегә кадәр поездлар 10:00, 11:23, 14:15 һәм 15:38 сәгатьләрдә кузгалачаклар. Дүшәмбе һәм сишәмбе – ял көннәре. Балалар һәм өлкәннәр өчен тимер юлда йөрү түләүле булачак.

Горький тимер юлының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1 нче июньдә шулай ук Түбән Новгородта балалар тимер юлы ачылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда балалар тимер юлы 2007 елда ачылган иде. Юлларның озынлыгы 4,288 км тәшкил итә. Хәзерге вакытта тимер юл үз эченә ике станция һәм ике платформаны ала. Кыш көне балалар теорияне өйрәнәләр, яз көне имтиханнар тапшыралар, җәй көне, тимер юл инфраструктурасын карап һәм пассажирларны йөртү процессы белән идарә итеп, алган белемнәрен ныгыталар.
Барлык яңалыклар