FIFAның төп госпитальләре буларак Республика клиник хастаханәсе һәм 7-нче шәһәр клиник хастаханәсе билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 325 медик Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләячәк, ә FIFA уеннарының төп госпитальләре буларак Республика клиник хастаханәсе һәм 7-нче шәһәр клиник хастаханәсе билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, табиблар һәм медицина хезмәткәрләре махсус әзерлек курслары үтте. “Һәр мобиль бригада һәм медицина пунктлары, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре курслар үтте. ФИФАның катгый таләпләре бар – медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итеп, ярдәм күрсәтелү вакыты өч минуттан артырга тиеш түгел, ә пациент белән машина хастаханәгә 15 минут эчендә барып җитәргә тиеш. Без бу күрсәткечләргә сыешабыз”, - диде FIFA футбол ярышларының Казандагы баш табибы Арслан Вәлиев.
Уеннар вакытында “Казан Арена” стадионында 11 медицина пункты, шул исәптән тамашачылар өчен төп клиника, 20 мобиль медицина бригадасы, 16 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләячәк.
Җанатарлар фестивале мәйданчыгында 1 төп медицина пункты, 5 мобиль медицина бригадасы эше оештырыла, шулай ук 5 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торачак.
Командалар һәм матч алды кунакханәләре нигезендә тәүлек буе ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эшләячәк.
Барлыгы бер үк вакытта 26 бригада, 25 мобиль бригада, 12 медицина пункты эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.