В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның берсе халык үтенече буенча Салават Күперендә барлыкка килде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казанның дүрт юл чатында яңа светофорлар урнаштырылган. Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләүне «Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре үткәрә.
Мәсәлән, Салават Күпере халкы үтенече буенча светофорларның берсе Н.Йосыпов һәм А.Азалова урамнары киселешендә, парк янында барлыкка килгән. Шулай ук яңа светофорларны Боевая урамындагы 150 нче һәм 147а номерлы йортлар янындагы чатларда, шулай ук «Пролетарий» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте янында тоташтырганнар.
Моннан тыш, Вахитов һәм Сөләйманова урамнары киселешендә җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен, гадәти светофорларны вакытны кире хисаплау таблосы булган светофорлар белән алыштырдылар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юл җайланмаларында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә төзек булмаган светофорлар турында хәбәр итә ала. Гаризаны калдыру өчен камераны QR-кодка якын китерергә, аннан соң ачылган сылтама буенча чат-ботка күчәргә кирәк. Мөрәҗәгать исәпкә алу системасына җибәрелә һәм шунда ук эшкә алына.