В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумкоманда зачетында республика җыелма командасы 7 нче урынны алды.
Фото: Казанның физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Татарстан спортчылары WKF каратэ буенча Россия чемпионатында призлы урыннар яулады. Ярышлар 8-12 нче сентябрьдә Казанда узды.
84 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медальне Рөстәм Фатыйхов яулады. Бронза медальләрне Илья Савин (60 килограммга кадәр ир-атлар) һәм Әдилә Мөхәррәмова (55 килограммга кадәр хатын-кызлар) алдылар. Гомумкоманда зачетында ТР җыелма командасы җиденче урында калды, дип хәбәр итә Татарстан Каратэ федерациясенең матбугат хезмәте.
WKF каратэ буенча Россия чемпионаты илнең 39 регионыннан 320 спортчыны берләштерде. Ярышлар Россия җыелма командасына сайлап алу ярышлары булды.