В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 8-11 нче сентябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 8-11 нче сентябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар илнең 65 регионыннан спортчыларны берләштерәчәк.
Татарстан җыелма командасына республика һәм округ дәрәҗәсендәге ярышларда сайлап алу узган 14 каратэ белəн шөгыльлəнүче керде. Алар арасында 67 кг га кадәр авырлык категориясендә ир-атлар арасында Россия чемпионнары булган Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Даниил Данилов, 2022 елгы Россия Кубогы иясе Илья Савин, шулай ук каратэ буенча илнең юниорлар җыелма командасы әгъзалары Камилла Бикмуллина һәм Ильяс Фатыйхов бар.
Россия чемпионатында спортчылар «ката», «ката-төркем», «үлчәү категорияләре» дисциплиналарында көч сынашачак. Программаның иң мавыктыргыч төре команда ярышлары булачак.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы составына керәчәк спортчылар сайлап алыначак. Иң яхшы каратэ белəн шөгыльлəнүчеләр 25-27 нче ноябрьдә Мәскәүдә узачак каратэ буенча халыкара ярышларда Россия данын яклаячак. Ярышлар БДБ спортчыларын берләштерәчәк.
Казанда чемпионатны ачу тантанасы 10 нчы сентябрьдә 13:00 сәгатьтә була. Ярышларның дәрәҗәле кунаклары арасында РФ Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге вәкиле, Олимпия төренә карамаган спорт төрләре идарәсе башлыгы Альберт Исаичев, Россия каратэ федерациясе вице-президенты Виктор Хан, ТР Спорт министры Владимир Леонов бар.
Чемпионат Россия һәм Татарстан каратэ федерацияләре тарафыннан республика хөкүмәте ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.