В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенә килүчеләр татар әкиятләреннән өзекләр укыячак
Серов урамындагы бульварда бүген, 9 нчы июнь көнне, Брайль шрифтындагы китапларны кычкырып уку кичәсе булачак. Әкиятләрдән өзекләрне шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре дә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенә килүчеләр дә укыячак.
Китаплар укыганда Брайль шрифтында бастырылган һәм зур шрифтлы китаплар файдаланылачак, дип ачыкладылар Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә. Укыганнан соң, яшь казанлылар белән берлектә әсәрләр буенча фикер алышу булачак.
Китапханә кичәсендә шулай ук китаплар белән алмашырга да мөмкин булачак. Барлык кушылырга теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә көтәчәкләр.
Уку кичәсе Ш.К.Еникеев исемендәге сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе һәм 27 нче номерлы китапханә белән берлектә оештырылган.
Элегрәк Казанда Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче этабы керә, дип хәбәр ителгән иде. Эшләрне «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарачаклар.