Серов урамындагы бульварда территорияне төзекләндерүнең икенче этабы ахырына якынлаша. Хәзер территорияләрне киң колачлы яшелләндерү, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын салу, шулай ук видеокүзәтү системаларын урнаштыру бара.
Бүгенге көндә бульварда куаклар һәм күпьеллык агачлар актив утыртыла, алар арасында шомырт, гортензия, тимьян, тал, миләш һ.б. сәламәт эре агачлар сакланып калган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында территориядә автоматлаштырылган су сибү кору, җәяүлеләр һәм велосипед юллары салу төгәлләнеп килә. Мохитне имин сакларга мөмкинлек бирәчәк яктырту һәм видеокүзәтү урнаштыру төгәлләнде диярлек.
Тиздән эшчеләр эскәмияләр, өстәлләр, чүп савытлары һәм юл күрсәткечләре урнаштыруга керешәчәкләр. Бу эшләр белән беррәттән махсус велосипедлар прокаты өчен күшәк төзелеше бара.
Төзекләндерүнең икенче чиратында бульвар сулыкка кадәр барып җитәчәк һәм беренче өлешнең дәвамы булачак, тыныч һәм рәхәт ялга зур игътибар бирәчәк, ә уңайлы мохитнең барлык элементлары сакланачак.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә , Кече Акчарлак күлендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен 27 эскәмия урнаштырыла. Территориядә шулай ук ел ахырына кадәр спорт белән шөгыльләнү өчен биш тренажер барлыкка киләчәк.