В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы әлеге дәрес бу сезонда соңгысы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). 20 нче сентябрьдә Казанда керәшен биюе буенча татар телендә мастер-класс узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес бу сезонны төгәлләячәк.
Мастер-классны керәшен «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова үткәрәчәк. Алар перформанс күрсәтәчәкләр һәм шәһәрлеләрне керәшен биюенең төп хәрәкәтләренә өйрәтәчәкләр.
Чара «Фестиваль» бульварында узачак, дәрес 17:00 сәгатьтә башлана. Мастер-класска керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Мастер-класс керәшен мәдәни-агарту газетасы белән берлектә шәһәр Мэриясе тарафыннан оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗади дәресләре сериясе Казанда 2021 елда старт алды. Узган ел 14 мастер-класс булды. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.