В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен 5 нче июльгә кадәр теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Фестивальдә граффити һәм стрит-арт белән кызыксынучы 10-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны 5 нче июльгә кадәр җибәрергә кирәк.
Казан, Чебоксар һәм Нефтекамскидан килгән тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә фестивальдә катнашучылар төрле арт-объектлар ясый алачак, алга таба алар Казан паркларында куелачак.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында диджеинг һәм брейк-данс буенча ачык мастер-класслар, шулай ук урам мәдәнияте темасына лекцияләр узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Фестиваль «Урамнар позитивы», «SUBкультуризация» проектлары һәм «ТР яшьләре үсеше» оешмасы белән бергә үткәрелә.