В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәни казанлылар әти-әниләре белән Яңа ел тәбрикләмәләре ясый, инглиз телен өйрәнә һәм юлбарыс рәсеме ясый алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Бүгенге көннән Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында Кыш Бабайның иҗат остаханәсе ачыла. Балалар әти-әниләре белән Яңа ел открыткалары, чыршы уенчыклары һәм рәсем ясый алачак.
Беренче дәрес бүген үк узачак. 18:30 сәгатьтә яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс узачак. Шулай ук 21, 22, 23, 24-нче декабрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә һәм 26-нчы декабрь көнне 11:00 сәгатьтә бизәк ясарга мөмкин булачак. Дәресләргә язылу + 7(928)928-18-80 телефоны номеры буенча башкарыла.
Моннан тыш, берьюлы дүрт дәрес 25-нче декабрьдә узачак. 12:00 сәгатьтә балалар юлбарыс – якынлашып килүче елның символын ясарга өйрәнәчәк, 14:00 сәгатьтә өлкәннәр өчен инглиз теле дәресе булачак, 15:00 һәм 16:00 сәгатьтә теләүчеләр яңа ел тәбрикләмәләре ясаячак. Язылу өчен элемтәләр Парклар һәм скверлар дирекциясенең Instagram битендә басылган.
Исегезгә төшерәбез, Казан паркларында һәм скверларында «Менә-менә» кышкы программасы старт алды. Аңа 87 чара керде, шул исәптән Горки-Әмәт урманындагы камера концертлары, Санкт-Петербургтан «Упсала-цирк» чыгышы һәм «Булактагы Яшьләр театры»ның «Новый год в Заполярье!» куелышы.