Эксперимент Аккош күлләрен төзекләндерү эшләре кысаларында уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда Зур Аккош күлендә суны табигый чистарту өчен Кызыл китапка кергән сальвинияне утырттылар. Бүген Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты хезмәткәрләре эколог-активистлар белән бергә эксперимент буларак үсемлекне Казансу елгасы акваториясеннән (Рус-Немец Швейцариясе территориясе) күчерделәр.
«Аккош күлләре территориясен масштаблы төзекләндерүдән соң без сулыкның экологик каркасын булдыруга керештек. Беренче адым – абагаларның сирәк очрый торган Кызыл китап төрләрен – йөзүче сальвинияләрне утырту. Әлбәттә, иртәме-соңмы күл үзе биобаланс алачак, су үсемлекләре белән тулачак, әмма моңа шактый күп вакыт кирәк булачак. Су саклагыч каркасны тизрәк алсын һәм су үсемлекләр ярдәмендә чистарсын өчен, без әлеге процессны тизләтә алабыз», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Эксперимент Аккош күлләрен төзекләндерү эшләре кысаларында уздырыла. Йөзүче сальвиния суга үз-үзен чистартырга ярдәм итәр дип көтелә. Казансу акваториясендә үсемлекләр шактый тыгыз итеп үсә. Шуңа күрә ТР Дәүләт комитетының биологик ресурслар рөхсәте буенча белгечләр Казансу ярыннан 4 чиләк вак су үсемлекләрен җыйдылар.
Россиякүләм табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республика советы җитәкчесе, экололог Сергей Мухачев сөйләвенчә, сальвинияне ярга утырткан очракта, ул җиргә ятачак, үсемлек һәлак булачак. Җиргә утыртылган очракта ул кышны чыга алмый. Ләкин суда ул бик чыдам, салкыннар куркыныч түгел. «Хәзер без йөзүче сальвинияне коры җирдән җыйдык һәм аңа үсүен яңа җирдә дәвам итәргә мөмкинлек бирдек. Әгәр Аккош күлләрендә үсемлеккә суның тозлылыгы һәм аның составы ошаса, ул үсеп китәчәк», – дип аңлатты эксперт.
Беренче чиратта үсемлек суны фосфор, азот, магния һәм башка матдәләрдән чистартырга ярдәм итә. Әмма су сыйфаты проблемасын сальвиния үзе генә хәл итә алмый – моның өчен башка су үсемлекләре дә кирәк, дип ассызыклады С.Мухачев.
Сальвинияне яшәтү өчен дә аңа башка үсемлекләрнең – шикәр камышы яки камышның булуы кирәк, алар аңа ярга чыгып үсәргә мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа күрә Зур Аккош күлендә белгечләр сальвинияне үсемлекләрнең шундый төрләре үсә торган участокларга күчергәннәр.
Экологлар күл участокларының яңа үсемлекләр утыртылган төгәл координаталарын теркәгән. Ел дәвамында аларны күзәтәчәкләр. Әмма йөзүче сальвиния үзенең нәтиҗәлелеген өч елдан да иртәрәк күрсәтмәячәк, дип билгеләде эксперт.
Төзекләндерүнең киләсе этабы соңгы язга планлаштырылган. Ул вакытта, С.Мухачев фикеренчә, күл буйлап шикәр камышы, сазлык ирисы, күл кырлы кугасы, куыклы үлән һәм башка төрләрне утыртырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Аккош күлләрендә җир асты сулары юк, алар бөтен тирә-як территориядән су җыю хисабына тулыланалар. Су балансы юллар һәм сәнәгать корылмалары төзүгә бәйле рәвештә бозылган. Соңгы кырык ел эчендә күлләрне су асты көймәләре юлы белән коткарып калу омтылышларына карамастан, алар даими рәвештә корып килделәр. Төбәк өчен уникаль булган табигый объектның якынча 70%-ы югалган. Торгызу эшләре башланганчы, сулыклар чүп һәм аз кыйммәтле агач-куак үсентеләре белән тулган иде.
Аккош күлләре системасының экологик тернәкләндеререлүе 2017 елда башкарылды. Бу яр буе зонасы 8 гектардан 36 гектарга кадәр булган күлләр мәйданын арттырырга мөмкинлек бирде. Белгечләр күл касәсе тирәнлеген, гидроизоляция экраны җайланмасын торгыздылар. Якты һәм Зур Аккош күлләрен «Изумрудное» карьерыннан су белән тутыралар.
2019 елда күлләр тирәсендәге территорияне төзекләндерү башланды. Кече һәм Зур Аккош күлләренең яр буе зонасы буйлап инженерлык челтәрләре, экологик материалдан җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлы юллар, балалар мәйданчыклары, бәдрәф модульләре, спорт һәм пляж җиһазлары урнаштырдылар. Моннан тыш, биредә урам яктырту челтәрләре һәм 100 камерага видеокүзәтү системасы уздырылды.