Бер атна эчендә Зур Казан боҗрасының икенче участогында 109 метр яңгыр сулары канализациясе торбалары сузылды.
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Объектта тротуарда һәм яшел зонада 3800 кубометр күләмендә җир полотнасы салынган, 7190 кв.м мәйданда геосетка җәю һәм вак таштан нигез салу эшләре башкарылган, 3900 кв.м мәйданда вак таш җәелдерелгән. Шулай ук эшчеләр 3175 кв.м мәйданда асфальт-бетон өслекнең өске катлавын салганнар, борт ташының 1604 метрын монтажлаганнар.
Объектта торбалар салу һәм су белән тәэмин итү һәм су канализациясе коеларын урнаштыру дәвам итә. Атна эчендә барлыгы 109 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылган. Моннан тыш, яңгыр суларын чистарту корылмалары резервуарларын монтажлау тәмамланды, гамәлдәге йорт төзелешләренә газүткәргеч линияләр сузылган.
ЗКБның икенче участогын төзүдә 123 кеше инженер-техник персонал һәм 48 махсус техника эшли, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. ЗКБ төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк диварлары, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары, трамвай юллары урнаштыру каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер салыначак.
Август ахырында Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасы ачылды.