Зур Казан боҗрасының икенче этабында трамвай юлларын монтажлау эшләре бара һәм Эчке эшләр министрлыгы госпитале районында тавыштан саклый торган экраннар урнаштыру тәмамланып килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Казанда Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы дәвам итә. Үткән атнада объектта юл өслеге түшәү өчен җир катламы формалаштыру эшләре алып барылды, эшчеләр 5360 куб.м яраксыз туфрак һәм чүп-чар чыгардылар һәм 2850 тонна инерт материаллар керттеләр.
Монастырь ернмагы аша уза торган күпер төзелеше барышында каналлар ясагычларны монтажлау һәм чыдамлы арматура җыю, трамвай юллары һәм автоюллар өчен опалубкалар кую һәм пролетлы корылмаларны бетонлау белән ныгыту эшләре тәмамланды. Төзүчеләр шулай ук ике терәк диварны бетонга салу һәм ныгыту эшләрен башкардылар.
2-нче номерлы троллейбус депосы районында вагоннар әйләнеше өчен трамвай юлларын монтажлау дәвам итте, шулай ук троллейбусларның контактлы челтәрен һәм тышкы яктырту баганаларын монтажлау, сул як юл буйлап газоннар урнаштыру алып барыла. Бер атнада 87 метр озынлыкта яңгыр канализациясе торбалары сузылды, су белән тәэмин итү торбалары уеп кертелде.
Бүген Зур Казан боьрасы төзелешенең икенче этабында Эчке эшләр министрлыгы госпитале районында тавыштан саклый торган экраннар монтажы тәмамлана.
Узган атнада эштә инженер-техник персоналдан 164 кеше һәм 22 берәмлек махсус техника җәлеп ителде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боьрасы төзелешенең икенче этабы мартта старт алды. Юл «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча төзелә. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.
Параллель рәвештә Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү эшләре алып барыла, анда Ферма шоссесына чыгу юлы һәм җир асты кичүе белән 800 метр озынлыктагы дүрт полосалы юл салына.