Узган атнада Зур Казан боҗрасының икенче этабы төзелешендә барлыгы 103 инженер-техник персонал һәм 14 махсус техника эшләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасын төзүнең икенче этабы дәвам итә. Узган атнада белгечләр Монастырь ермагы аша уза торган күпер төзелешен трамвай йөкләнешенә сынап карадылар. Сынауларның беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күпер трамвайның хәрәкәт составы һәм пассажирларны йөртү мөмкинлеге өчен раслана.
Күперне төзү барышында ермак аша үтеп йөрү өлешен гидроизоляцияләү эшләре тәмамланган, аскы катламында 2638 кв.м мәйданлы юллар һәм тротуарлар буйлап асфальт-бетон өслек җәелгән. Күпер астында вакытлы суүткәргеч торбалар демонтажы һәм төзелеш участогында Монастырь ермагы юлын чистарту эше башкарылган.
Объектта җир өеме һәм юл катламы формалашуы дәвам итә. Бүгенгә 700 кв.м мәйданлы сөзәклекләр планировкасы башкарылган, 800 кв.м мәйданда асфальт-бетоннан өске катлам салынган, 2900 кв.м мәйданда комнан һәм вак таштан юл катламы түшәлгән. Хәзер җир катламында биоматлар һәм үләннәр чәчелә торган уңдырышлы туфрак белән өемнәре планировка алып барыла.
Трамвай юлларының терәкләр һәм трамвай челтәре белән монтажы тәмамланган.
Узган атнада белгечләр шулай ук инженерлык челтәрләрен салды – бер атна эчендә 927 метр озынлыкта яңгыр канализациясе торбалары сузылды. Моннан тыш, төзүчеләр тавыш саклаучы экраннар, юл буйларында һәм күпер юлының уемлы корылмаларында тышкы яктырту баганаларын төзү эшләрен башкарганнар. Белгечләр яшелләндерү, газоннар урнаштыру һәм су сиптерү системасын монтажлау эшләрен башлаган.
Узган атнада Зур Казан боҗрасының икенче этабы төзелешендә барлыгы 103 инженер-техник персонал һәм 14 махсус техника эшләде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк диварлар, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер салыначак.
Шулай ук Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы да дәвам итә: Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе булган дүрт полосалы юл төзелә.