Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2020, 09:32

Зур Казан боҗрасында күпер төзелешендә монолит цокольләрне бетонлау төгәлләнгән

Объектта җир катламын һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). ТР башкаласында Зур Казан боҗрасын төзүнең икенче этабы дәвам итә. Узган атнада Монастырь ермагы аша күпер салу барышында, тышкы яктырту баганасы һәм коймалар астында монолит цокольләрне ныгыту һәм бетонлау, шулай ук 1-нче номерлы багана янындагы терәк диварлар арасында ком һәм туфрак салу тәмамланды.

Җир катламын һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. 10000 куб. м күләмендә җир өслеге корылган, 2500 кв. м мәйданда комнан һәм 1600 кв. м мәйданда вак таштан юл полотносының аскы катламнары түшәлгән. Шулай ук трамвай юлларын һәм трамвай контакт челтәренең баганаларын монтажлау эшләре алып барылды.

Төзелештә узган атнада 19 берәмлек махсус техника һәм 131 белгеч катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк дивардар, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер салыначак.

Шулай ук Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы да дәвам итә: Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе булган дүрт полосалы юл төзелә.

Барлык яңалыклар