В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче этап төзелешендә инженер-техник персоналга караган 109 кеше һәм 27 берәмлек махсус техника катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Татарстан башкаласында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 1-нче нче этабын төзү дәвам итә. Шулай итеп, юл үткәргечнең аралык корылмаларында ныгыту, опалубкаларны монтажлау һәм рәшәткә һәм барьер киртәләр өчен монолит цокольләрне бетонлау эшләре төгәлләнде. Ферма шоссесы буйлап коммуникацияләрне күчерү белән бергә юл үткәргеч астында юл катламы төзелә башлады, 3-нче һәм 4-нче номерлы терәк диварларда рәшәткә киртәләр һәм тышкы яктырту баганалары урнаштыру дәвам итә.
Җир өсте җәяүлеләр кичү юлы төзелеше дәвам итә. Аралык корылмаларын пыяла белән тышлау каркасларының һәм 1-нче, 2-нче һәм 3-нче номерлы баскыч җыеннарының металл конструкцияләрен монтажлау, конструкцияләрне монолит поликарбонат белән тышлау, архитектура формаларын монтажлау эшләре алып барыла. 1-нче һәм 2-нче номерлы баганалар арасында пыяла белән тышлау һәм декоратив элементларны җыю белән җир өсте җәяүлеләр кичүенең аралык корылмасы проект хәленә урнаштырылган. Монтажланган металл конструкцияләренең гомуми авырлыгы 38 тонна тәшкил итте.
Участокта төп юнәлештәге асфальт-бетон өслекле аскы катламнары белән җир өслеген түшәү буенча юл-төзелеш эшләре алып барыла. Шулай ук узган атнада уң һәм сул съезд буйлап тышкы яктырту терәкләрен монтажлау эшләре алып барылды. Яшелләндерү, газоннар урнаштыру һәм су сибү системасын монтажлау эшләре дәвам итә.
1-нче этап төзелешендә узган атнада инженер-техник персоналга караган 109 кеше һәм 27 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелеше 2019 елның июлендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды. Биредә Ферма шоссесы өстеннән юл үткәргече һәм җир асты юлы белән 800 м озынлыктагы дүрт полосалы юл салына. Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта төзелешнең икенче этабы мартта старт алды. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.