В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күзәтү мәйданчыгының мәйданы – 113 кв.м.
Казанда Зур Акчарлак күлендә пирс урнаштырдылар. Лаврентьев урамы ягыннан күзәтү мәйданчыгы беренче килүчеләрне – сулыкта яшәүчеләрнең тормышын һәм табигатьне күзәтергә яратучыларны кабул итә инде. Пирсның мәйданы 113 кв. м. Бу хакта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пирста тыныч һәм күңелле вакыт уздыру өчен, эскәмияләр һәм яктырткыч шарлар урнаштырылган, яктылык оештырылган. Мәйданчык кырыйларында тал куаклары утыртылган.
Зур Акчарлак күлендә пирсны төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерүнең беренче чираты тәмамланды. Монда хайваннарны күзәтү өчен агач түшәмле пирслар ясаганнар, йөрү өчен юллар салганнар һәм аларны йомшак яктылык белән яктыртканнар, кофейня һәм туалет булган павильонны ачканнар.