Шуның аркасында Татарстан башкаласында 9 шәһәр территориясе төзекләндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 2019 елда Казанда 9 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Парк һәм скверларны төзекләндерү өчен якынча 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерү түбәндәге объектларга кагыла: Әбсәләмов урамындагы скверның икенче чираты, "Казан" гаилә үзәге территориясе, "Дубрава" урман паркы зонасы, Аккош һәм Комсомольское күлләренең пляж зонасы, Ленин бакчасыннан Бауман урамына кадәр җәяүлеләр зонасы, Орджоникидзе скверы һәм Юнысов мәйданы. Моннан тыш, Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү дәвам итәчәк.
Майга Юдино торак массивында аның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башланган дан аллеясын төзекләндерү эшләре тәмамланачак.
Илсур Метшин искәрткәнчә, иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән башланган иде. Узган ел парк һәм скверларны төзекләндерүгә рекордлы сумма – 1 млрд 258 млн. сум бүлеп бирелде. Шуның аркасында 8 объект реконструкцияләнде: Горки-Әмәт урман паркы, "Крылья Советов" һәм "Комсомолец" парклары, Декабристлар, Фучик һәм Әпсәләмов урамнары буйлап бульварлар, "Казан" гаилә үзәге территориясе, Түбән Кабан күле яр буе.
Шәһәр башлыгы "ТАИФ" компанияләр төркеменең планнарында – "Казан" милли-мәдәни үзәге янында яңа балалар паркын төзү, дип өстәде.
Хәзер шәһәрдә 144 парк һәм гомуми мәйданы 379 гектар булган сквер бар. Шәһәр башлыгы иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләүдән тыш, аларны карап тоту һәм кешеләрне җәлеп итү урынына әверелдерү өчен тулыландыру мөһимлегенә игътибар итте. Бу максатлар өчен ТР башкаласында Парклар һәм скверлар дирекциясе төзелде.
Дирекция эшенең беренче елында шәһәрлеләр өчен 1300-дән артык чара үткәрелде, аларда 370 меңнән артык кеше булды.
"Бүген Парклар һәм скверлар шәһәр халкының һәм башкала кунакларының ял итү урыны булды дип кыю рәвештә әйтергә була", - дип нәтиҗә ясады Мэр.