Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2024, 16:41

Хәйрия ярминкәләрендә Казан мәктәпләре 8 млн сумнан артык табыш алган

Акциягә 120 меңнән артык кеше кушылган

Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» гадәттәгечә хәйрия ярминкәләре белән тәмамланды. Алар 133 белем бирү учреждениесен һәм бөтен шәһәр буенча 120 меңнән артык кешене берләштергәннәр. Барлыгы 8 млн сумнан артык акча җыелган.

Мәсәлән, 12 нче һәм 80 нче мәктәпләр Иске Татар бистәсендә зур ярминкә оештырган. Килүчеләр төрле товарларны сатып алу белән бергә, мастер-классларда да катнаша һәм концерт карый алганнвр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.

Карнавал ярминкәсен 189 номерлы «Заман» гимназиясе оештырган. Кунаклар өчен мастер-класслар, конкурслар һәм аттракционнар әзерләнгән. Балалар һәм ата-аналар кулы белән ясалган төрле товарлар һәм сувенирлар сатылган.

«Карлыгач» 332 нче балалар бакчасында ярминкәдә коймак пешергәннәр, мастер-класслар үткәргәннәр һәм биегәннәр. Акция вакытында 50 кг терлек азыгы җыелган.

Мәктәпләр җыелган акчаларны кая җибәрергә икәнен мөстәкыйль хәл итәләр. Бу йорт хайваннары приютларына, хәйрия фондларына ярдәм итәргә, махсус балалар өчен махсус җиһазлар сатып алырга мөмкин һ.б.

Исегезгә төшерәбез, узган ел хәйрия ярминкәләрендә ТР башкаласында мәктәп укучылары 6 млн 309 мең сум җыйдылар. Акчалар сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен махсус җиһазлар сатып алуга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә җибәрелде.

Барлык яңалыклар