В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу акчага балалар караватлары һәм коляскалар сатып алачаклар
«Черек күл»дә хәйрия регатасында булачак әниләр өчен 130 мең сумга якын акча җыйганнар. Җыелган акчаларны Республика кризислы йөклелек үзәгендә исәптә торган «Игелекле Казан» тәрбияләнүчеләре ихтыяҗларына җибәрәчәкләр.
Бәләкәй әниләр өчен балалар караватлары һәм коляскалар сатып алачаклар. «Якын арада сезнең белән сатып алуларның фотоотчеты белән уртаклашачакбыз», – дип өстәделәр «Игелекле Казан»да.
Хәйрия регатасы 1 июньдә «Капитаннар клубы» судно модельләре прокаты тарафыннан дүртенче сезон ачылу хөрмәтенә оештырылган иде. Көн дәвамында килүчеләрне радиоидарә ителә торган модельләрдә «Үрдәк футболы» һәм «Парус регатасы» көткән иде.
Исегезгә төшерәбез, кризислы йөклелек үзәге 2023 елдан бирле эшли, ул хатын-кызларга йөклелекне саклауда ярдәм итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан марафонында «Игелекле кросслар» акциясе кысаларында битараф булмаган гражданнар 1 млн сумга якын акча 157 пар спорт аяк киеме тапшырганнар.