Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 13:25

Казанда хәйрия акциясендә мохтаҗлар өчен җылы әйберләр җыю оештырыла

Волонтерлар 15-нче һәм 16-нчы февральдә «Континент» паркында кием-салым кабул итәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 15-нче һәм 16-нчы февральдә Казанның «Континент» паркында «Татлы ризыкны җылы әйберләргә алыштырабыз» хәйрия акциясе узачак. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала.

Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш. Оештыручылар рәхмәт йөзеннән акциядә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырачак.

Әйберләрне җыю Яңа Савин районындагы «Континент» паркында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Шимбә көнне, 15-нче февральдә, парктагы акциягә «Игелекле фудтрак» – авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә кайнар ризык тарату мобиль пункты да кушылачак. Шәһәрлеләр бушлай кайнар ризык ала алачак.

Декабрь аенда «Континент»та узган җылы кием җыю акциясе вакытында Казан халкы 2 көн эчендә куртка, пәлтә, бүрек, аяк киеме, йон оекбашлар, балалар киемнәре һәм башкалар тупланган йөзләгән пакет алып килгән. Акциядә барлыгы 200-гә якын кеше катнашкан, алар бер тоннадан артык әйбер җыйганнар.

Акция «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды инициативасы белән «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы  һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗларга әйберләрне «Яхшы куллар» хәйрия склады кабул итү пунктларында иганә итеп була, анда ел саен 10 меңнән артык кеше ярдәм ала. Шәһәрдә барлыгы өч кабул итү пункты эшли, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Восстание ур., 59, Пушкин ур., 24/26, Калинин ур., 3.

Барлык яңалыклар