В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гигиена чаралары Казанның «Гаилә» мәчетендә кабул ителә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанның «Гаилә» мәчетендә хоспис пациентларына – балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Сабыйга» хәйрия акциясе старт алды. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Ярдәм Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 адресы буенча «Гаилә» мәчетендә кабул ителә. Казанлылар гигиена чаралары: подгузниклар, бер тапкыр кулланыла торган чүпрәкләр, дымлы салфеткалар, сыек сабын һ. б. алып килә ала.
Теләүчеләр шулай ук акча да тапшыра ала, алар Казан хосписы пациентларына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк. Тулырак мәгълүматны ТР Диния нәзарәте сайтында табарга була. Акция 4-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.