В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар 80 килограмм азык һәм 20 килограмм сеңдергечләр җыйды
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче август). Бу шимбә көнне «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә өч көчек яңа йорт тапты. Чарада катнашучылар шулай ук 80 килограмм азык һәм 20 килограмм сеңдергеч җыйдылар.
Акция Урицкий паркында узды, анда шәһәр приютыннан үзеңә яңа йорт хайваны сайлап кына калмыйча, яшь ветеринар курсын да үтәргә, лекция тыңларга һәм белгечләрдән консультация алырга мөмкин иде, дип җиткерделәр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә.