В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле алты балага кирәк-яраклар алу өчен тотканнар.
Фото: Денис Гордийко
Иганә җыюны координацияләүчеләр казанлыларга һәм шәһәр кунакларына адреслы ярдәм күрсәтелгән балалар тарихы турында сөйләделәр. Битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме белән балаларга тернәкләндерү курслары өчен түләячәкләр, аларга махсус аксымлы туклану, инвалид коляскалар, инвалид кәнәфие өчен вакуум мендәрләр һәм башка әйберләр сатып алыначак. Һәр хәйрияче кәгазь чәчәк һәм игелекле эштә катнашу билгесе буларак истәлекле открытка алды.
Хәйрия акциясе мәдәни программа белән үрелеп барды – бәйрәмдә кыр кухнясы, кул эшләнмәләре ярминкәсе эшләде, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Акция ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Елисаветин-Сергиевский мәгърифәтчелек җәмгыяте, Бөтендөнья рус халык соборы, «Ак чәчәк» хәйриячеләр ассоциациясе һәм Казан епархиясе каршындагы «Шәфкатьлелек – Казан» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте ярдәмендә үткәрелде.