В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Казан халкы шәһәр билбордларында әниләрен котлый алачак. Бу елны акция Әниләр көне уңаеннан 30 ноябрьдә узачак.
Күңел түрендә йөрткән хисләрне аңлату, әниләргә рәхмәт әйтү өчен әлеге сылтама буенча күрсәтелгән форманы тутырырга кирәк. Язмага горизонталь яки вертикаль форматта яхшы сыйфатлы фотография беркетү сорала.
Гаризалар 21 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Билбордларда җылы хисләр белән сугырылган һәм күңелнең нечкә кылларын тибрәтә торган ихлас теләкләр урнаштырылачак.
Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Президенты указы белән гамәлгә куелган һәм ул гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга карата тирән ихтирам хисләрен саклауга һәм әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.