Тәҗрибәле остазлар үз эшеңне ачу, керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштыру, идарә отчеты һәм финанс планы төзү буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). 2 нче мартта «Минем бизнес» үзәгендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен бушлай тренинг уздырачаклар. Катнашучыларга бизнес үсеше өчен акча ничек алырга, финанс агымнарын ничек булдырырга һәм идарә итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Спикерлар сыйфатында бизнес-тренерлар Нина Миронова һәм Наталья Орлова чыгыш ясаячак.
Очрашуда бизнеска региональ ярдәм чаралары, шәхси финанс һәм бизнес финанслары, керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштыру, бизнес-модельләр, финанс һәм идарә отчетлары, финанс планы һәм төп метрика кебек темалар яктыртылачак. Дәрес үз бизнесыңның күрсәткечләрен исәпләү дигән практик өлешне дә күздә тота.
Түләүсез тренинг 10:00 сәгатьтә Петербург ур., 28 адресы буенча башланачак. Анда катнашу өчен МСП.РФ платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә заявка бирергә кирәк. Аннары «Минем бизнес» үзәгенең укыту чараларына һәм «Финанс ярдәме – 2023 елның 2 нче марты» укыту курсларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Тренинг «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесына ярдәм итү турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» төбәк үзәге сайтында һәм +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә була.