Дәрес ТР Милли китапханәсендә 22 нче гыйнвар көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). ТР Милли китапханәсендә 22 нче гыйнвар көнне алман теле буенча бушлай мастер-класс уздырылачак.
Катнашучылар грамматиканы тикшерәчәк, сөйләм телен үстерәчәк, тел нигезләрен һәм яңа сүзләр өйрәнәчәкләр. Тыңлаучыларга бары тик алман телендә, фразеологизмнарда һәм «кышкы» лексикада очрый торган сүзләр турында сөйләячәкләр. Дәресне Анна Деттерер үткәрәчәк.
Мастер-класс 16:00 сәгатьтә башлана, керү – алдан теркәлү буенча, дип хәбәр итә оештыручылар.