В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Линияләрдә «Метроэлектротранс» МУП Контроль-ревизия бүлеге хезмәткәрләре дежур торачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). Иртәгә 4 нче маршрутның 16 трамваенда юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы барлыкка киләчәк. Ә чәршәмбедән юл йөрү билетын мөстәкыйль рәвештә 13 нче маршрутның 12 троллейбусы һәм 2 нче, 3 нче маршрутларның алты трамвае пассажирлары сатып ала алачак.
Линияләрдә «Метроэлектротранс» МУП Контроль-ревизия бүлеге хезмәтләре эшен көчәйтәчәк. Юл йөрү өчен түләүне күчереп йөртелә торган ревизор валидаторы ярдәмендә тикшерәчәкләр. Пассажирга раслау өчен картаны аңа кую җитәчәк, юл йөрү өчен түләнгәнме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Кичә 6 нчы троллейбус маршруты кондукторсыз системага күчте. Линиягә сигез троллейбус чыкты. Ай ахырына кадәр юл йөрү өчен түләүнең мондый ысулына 7 нче һәм 9 нчы троллейбус маршрутлары, 1, 6, 8 нче трамвай маршрутлары күчәчәк.
Пассажирлар өчен ишек төбендә валидаторлар урнаштырылган – алар офлайн режимда эшлиләр, бу түләү процессын тизләтә. Терминалга банк яки транспорт картасын кую җитә. Гадәти акча куллану мөмкинлеге дә сакланачак, юл йөрү билетын шофердан электрон кассада сатып алырга мөмкин булачак.