В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3 чакрым чамасы чаңгы трассасы кар белән тулыланачак
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Казанның Мирный бистәсендә «Кар барсы» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасында кар ясау туплары эшли башлады – алар ярдәмендә ясалма кар катламы барлыкка килә. 3 чакрымга якын трасса кар белән тулыландырылачак, шуннан соң биредә чаңгы юллары ясалачак. Тиздән спортчылар күнекмәләргә йөри һәм мөһим стартларга әзерләнә алачак.
Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, махсус җайланмалар инде икенче тәүлек эшли. Белгечләр җитешсезлекләрне булдырмау өчен эшне тәүлек буе күзәтә.
«Кар барсы» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасында ике зур кар ясау тубы һәм «Торналар» дип аталган өч кечкенәсен урнаштырганнар. Якын арада тагын бер җайланманы урнаштырырга ниятлиләр.
Кар ясау тубы ярдәмендә су вак кисәкчекләргә таркатып сиптерелә һәм салкын һавада әлеге кисәкчекләрнең кристаллашу юлы белән ясалма кар барлыкка килә. Процесс берничә этаптан тора. Башта су суүткәргечтән яки сулыктан югары басым астында тупка бирелә. Аннары махсус инжекторлар аны вак кисәкчекләргә таркатып, су томаны барлыкка килә.
Өченче этапта компрессор су агымына көчле салкын һава агымын өрдертә. Шуннан соң кар хасил була: нульдән түбән температурада һава агымында оча торган бик вак су тамчылары, ясалма кар кристалларына әйләнеп, шул арада ката башлыйлар.
Чаңгы юлларын ясау эше җәй көне үк башлана, чирәм чабыла, чокырлар тигезләнә. Кыш көне төп эшләр башкарыла. Чаңгы юллары 30 см дан алып 80 см га кадәр кар белән тулыландырыла, карны тигезлиләр, тыгызлыйлар. Трасса сезон дәвамында хезмәткәрләр тарафыннан карап тотыла.
Чаңгы трассасының озынлыгы 5 чакрым дип исәпләнә, якынча 3 чакрымын ясалма кар белән тулыландырырга ниятлиләр.
Исегезгә төшерәбез, 26–29 декабрьдә Казанда биатлон буенча «Олимпия чемпионы Анфиса Резцова истәлегенә приз» Бөтенроссия ярышлары узачак. Хәзерге вакытта илнең 12 төбәгеннән 230 дан артык спортчы гариза биргән.
Гыйнварда Татарстан башкаласында зур вакыйгалар: чаңгы ярышы буенча Россия Кубогының VI этабы, шулай ук Һәвәскәрләр биатлоны кубогының IV этабы һәм биатлон буенча Россия беренчелеге уздырыла.