Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2024, 17:43

Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе базасында мәдәният өлкәсендә беренче ирекле үзәк ачылачак

Волонтерлар чаралар үткәрүдә һәм хәйрия акцияләре оештыруда ярдәм итәчәк

10 сентябрьдә Казанда мәдәният өлкәсендә беренче «Добро.Центр. Детская библиотека» ачылачак. Ул балаларда һәм яшьләрдә социаль активлыкны үстерергә, аларны волонтерлык эшенә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Әлеге максат «Мәдәният» милли проектының «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Яңа учреждение Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе базасында Ямашев проспектындагы 81 нче йорт адресы буенча урнашачак. Биредә төрле волонтерлык программалары һәм ярдәмгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырылачак.

Мәсәлән, волонтерлар китапханә чараларын оештыруга һәм уздыруга кушылачак, социаль максатларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк, хәйрия акцияләре уздырачак һәм башка бик күп нәрсәләр оештырачак.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында мәдәният волонтерлары саны буенча иң яхшы бишлеккә кергән. Татарстанда барлыгы 10622 шундый активист исәпләнә.

Бүгенге көндә Казанда дүрт «Добро.Центра» Ямашев проспекты, 1 һәм 81 нче биналарда, Красносельская урамы, 51 нче йортта һәм Париж Коммунасы урамы, 20/37 номерлы бинада ачылган.
Барлык яңалыклар