Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2024, 13:40

1 нче балалар хастаханәсе базасында онкогематология үзәге ачу планлаштырыла

Хәзер проект-эзләү эшләре алып барыла

Фото: Марат Мөгыйнов

1 нче шәһәр балалар клиник хастаханәсе базасында онкогематология үзәге ачу планлаштырыла. Медицина учреждениесе төзелеше якын арада башланачак. Бүгенге көндә, ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, проект-эзләү эшләре алып барыла.

«Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе кебек үк мөмкинлекләре булган заманча үзәк төзеләчәк. Учреждениедә махсус медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Төзелешнең кайчан башаланасы әлегә билгеле түгел», – дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Марсель Миңнуллин.

Бүгенге көндә Татарстаннан килгән кечкенә пациентларга онкогематология профиле буенча махсуслаштырылган медицина ярдәмен Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә генә күрсәтәләр. Ул 2021 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «ТР балалар сәламәтлеген үстерү» төбәк проекты буенча ачылды һәм Идел буе федераль округында мондый төрдәге беренче медицина учреждениесе булып тора.

2023 елда онкогематология үзәгендә 3,5 меңгә якын пациент дәваланган, 10 һәм 14 трансплантация процедурасы һәм кәүсә күзәнәкләре афферезы үткәрелгән, дип сөйләде министр.

«2024 елда яшүсмерләр медицинасы проекты гамәлгә ашырылачак»
Марсель Миңнуллин
ТР сәламәтлек саклау министры
Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 15-17 яшьлек 96 меңнән артык яшүсмер (еллык планның 113,3% ы), 17 яшькә кадәрге 827 меңгә якын бала (еллык планның 100% ы) профилактик тикшерүләр узган. Министр сүзләренчә, яшүсмерләр медицинасы мәсьәләсе белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Медицина учреждениеләрендә махсус кабинетлар быел ачылачак.

«2024 елда яшүсмерләр медицинасы проекты гамәлгә ашырылачак, яшүсмерләр кабинетлары ачылачак. Республика балалар клиник хастаханәсе базасында йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын мониторинглау проекты гамәлгә ашырыла, сөяк миен трансплантацияләү буенча процедуралар санын арттыру планлаштырыла», – дип сөйләде Марсель Миңнуллин.

2023 елда Казанда башлангыч стадияләрдә ачыкланган яман шешләр өлешенә 62,5% очраклар туры килде, республикада – 63,2%. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онколог-белгече Эдуард Ногманов билгеләп үткәнчә, «Яман шеш авырулары белән көрәш» төбәк проекты ярдәмендә онкология авыруларын дәвалау стандартлары халыкара стандартларга туры китерелгән, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә берничә ел эчендә медицина җиһазларын яңартуга ирешкәннәр.

«2019 елда проект башланганнан бирле мондый адым әле булмады», – дип билгеләп үтте Эдуард Ногманов. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле республикада үткәрелгән химиотерапия сеанслары саны 64% ка арткан.

Диләрә Гафурова

Барлык яңалыклар