В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашу 4 нче сентябрьдә «Черек күл» паркында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 4 нче сентябрьдә Казанның «Черек күл» паркында «Чикләрсез зин» арт-кичәсе уздырыла. Мастер-класс барышында катнашучылар үз журналын булдыра һәм аны өйләренә алып китә алачак.
«Зин» журналын теләсә нинди техникада, теләсә нинди темага ясарга мөмкин, һәм һәркем аның авторы була ала. Журналны килүчеләр рәссам Ольга Харькова җитәкчелегендә ясаячак. Аның белән бергә катнашучылар эскизлар өстендә эшләячәкләр, аңлы һәм интуитив рәсем ясарга тырышачаклар.
Моннан тыш, сәнгать кичәсе мәйданында бушлай фудкорт һәм рәссам Петр Савченко зиннарыннан күргәзмә зонасы оештырылачак. Чараның музыкаль бизәлешен диджей тәэмин итәчәк.
Очрашу парктагы җәйге йортның террасында узачак, чара 16:00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү буенча катнашу бушлай, дип хәбәр итә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе.
Арт-кичә «Идел сукмагы» республика проектына багышланган, аның кысаларында уңайлы туризм өчен 360 км инфраструктура трассасы булдырылачак. Чараның төп илһамчысы – сукмак буенча экспедициядә катнашкан Петр Савченко. Ул барлык кызыклы әйберләрне теркәп барган һәм алардан зин җыйган.