В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Әсгать Сәфәров, Илсур Метшин катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Чәчәкләр салу Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Борис Кирилл улы Кузнецов Казанда 1925 елның 26-нчы декабрендә туган. 1943 елның маенда фронтка киткән. 791-нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт иткән. 1944 елның 22-нче февралендәге СССР Югары Советы Президиумы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, сержант Кузнецов Борис Кирилл улына Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Борис Кирилл улы Кузнецов бу елның 12-нче ноябрендә 94 яшендә вафат булды. Казанда Арча зиратында җирләнде.