Бүгенге көндә Казанда гомуми мәйданы 324,7 га булган 34 шәһәр зираты исәпләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль, Алинә Бережная). Казанның Арча зиратында 2 мең 627 кв. м мәйданлы юл-сукмак челтәре төзелә. Эшләр 40%-ка башкарылган, төзекләндерү эшләрен 31-нче августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шәһәр зиратларын карап тоту турында бүген Казан Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсендә Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин сөйләде.
Бүгенге көндә Казанда гомуми мәйданы 324,7 га булган 34 шәһәр зираты исәпләнә. Аларны тоту өчен «Ритуал» МУП һәм «Горводзеленхоз» трест» МУП җавап бирә. Зиратларда көн саен гомуми кулланыштагы урыннарны җыештыралар, чүп савытларын һәм контейнерларны көнкүреш чүп-чардан чистарталар, авария хәлендәге агачларны кисәләр, җәйге чорда - үлән чабалар, кышкы чорда - кул белән һәм механикалаштырылган рәвештә кар чыгаралар. Елына 2 тапкыр - 9-нчы май һәм 30-нчы августта - Арча, Яңа Татар һәм Архангельск зиратларында аллеяларны «дымлы» җыештыру үткәрелә. Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, территорияләрне җыештырганда шәһәрнең яшьләр оешмалары зур ярдәм күрсәтә.
Зиратлар карамагында булмаган коймаларны урнаштыруга аерым игътибар бирелә. 2019 елда бюджет акчалары хисабына Арча һәм Самосыр зиратларында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендә 4,41 км озынлыктагы коймалар урнаштырылган. Моннан тыш, яңа коймалар Дәрвишләр торак массивы янындагы иске йолачылар зиратында һәм Залесный торак массивы янында күмелгән урыннарда урнаштырылган. Якын арада Вознесение зиратында коймалар урнаштырылачак. Марат Ишкин сүзләренчә, әлегә берничә зиратның коймалары юк, алар арасында Салмачи бистәсендәге православие һәм мөселман зиратлары бар.
Зиратларга килү юллары да яхшыра. «Юдино һәм Залесный торак массивларындагы зиратларга илтә торган юл тәртипкә китерелде, Арча зираты янындагы машина куеп тору урыны төзекләндерелде, Дәрвишләр, Отар, Сухая Елга бистәләрендәге зиратларга килү юллары торак массивы, Кадыш һәм Борисоглебск ягыннан төзекләндерүне таләп итә», - дип сөйләде М.Ишкин.
Агачларның күплеге иске зиратлардагы проблемаларның берсе булып тора, алар көчле җил искәндә сына, ава һәм кабер ташларына зыян китерәләр. Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе җитәкчесе Арча, Архангельск, Яңа Татар зиратларын, шулай ук Дәрвишләр, Юдино, Сухая Река торак массивларындагы зиратларны аеруча ярдәмгә мохтаҗ зиратлар дип атады. Марат Ишкин Казан халкына кабер ташларын иминләштерергә тәкъдим итте.
2019 елда шәһәр зиратларында 9 мең 62 үлгән кеше күмелгән. «Җирләү турындагы барлык мәгълүматлар кәгазь һәм электрон рәвештә саклана. Җирләүләрне исәпкә алуның электрон базасын даими тулыландыру дәвам итә. Барлыгы 250 меңнән артык үлгән кеше турында мәгълүмат кертелгән», - дип сөйләде М.Ишкин.
2020 елда Салмачи, Мирный, Дәрвишләр торак массивларында иске йолачылар зиратларына дини статус бирелгән, бу хәзер аларда дини оешма белән килештереп, иске йолачылар җәмгыяте вәкилләрен генә күмәргә мөмкинлек бирә.