В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласында "Манзара" спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 19 гыйнварда Казан циркы аренасында "Манзара" спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Сәхнәдә Татарстанның танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина, шулай бик күп талантлы җырчылар чыгыш ясаячак.
"Манзара" спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан районнары, шәһәрләре Сабантуйлары батырлары һәм Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре чакырылды. Бер мәйданчыкка Россия, Казахстан, Молдавия, Үзбәкстан, Таҗикстаннан дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр чыгачак.
Моннан тыш, чарада тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак, төп приз – автомобиль.
Тамашаны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә планлаштырылган, "Манзара" премиясе программасы 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итәләр ТР Спорт министрлыгында.