В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, аллея территориясендә өмә узачак һәм чәчәкләр утыртачаклар.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
Шулай итеп, 1 нче номерлы трамвай һәм троллейбус депосы хезмәткәрләре вагоннарны иске буяудан чистарта һәм аларның түбәләрен ремонтлый башлаган. Аннары тәрәзәләрне юу, салоннарны генераль җыештыру планлаштырыла. Трамвайны эчке һәм тышкы яктан буяу эшнең соңгы этабы булачак, моның өчен автокран кулланыла.
Иң иске вагонны (атлы трамвайны) ремонтлау белән трамвай депосы хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бу очракта торгызу өчен күбрәк вакыт таләп ителә – өстәмә рәвештә каркасның агач конструкцияләрен алмаштырырга һәм салонны тышларга кирәк.
Моңа кадәр бер трамвайның вагоны буялган иде һәм аның тирәсендәге чүп-чар җыештырылды.
Барлык ремонт эшләре тәмамланганнан соң аллея территориясендә өмә узачак, чәчәкләр утыртылачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.