Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2024, 11:41

Казанда Дан аллеясында экспонатларның яктыртуын көчәйттеләр

Территориядә диодлы прожекторлы сигез терәк корылды

Казанда Петербург урамындагы Дан аллеясында яктыртуны көчәйттеләр. Монда өстәмә рәвештә диодлы прожекторлар белән сигез терәк урнаштырдылар, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПында.

Хәзер музейда ачык һавада һәр экспонат яктыртыла. Моннан тыш, ретротрамвая һәм троллейбуслар урнашкан яшел зона автополив белән тәэмин ителгән. Һәлак булган каһарман-транспортчылар истәлегенә обелискка өстәмә сигез прожектор тоташтырдылар.

Инженерлык корпусының берничә катында 76 яктырткыч алыштырылды. Бинаны өстәмә рәвештә дүрт яктан 12 архитектура прожекторы белән җиһазландырдылар.

Моннан тыш, Нурсолтан Назарбаев һәм Петербург урамнарында юл хуҗалыгы хезмәте 19 кызыл имән һәм 28 сирень куагы утырткан. Аларны яктырту өчен 46 архитектура прожекторы кулланганнар.

Исегезгә төшерәбез, быел Дан аллеясында Казан электр трамвайының 125 еллыгы уңаеннан 1953 елда чыгарылган МТВ-82 ретротрамваен урнаштырдылар. Оешма өчен Юбилей 2023 елда да булган, ул вакытта Казан троллейбусына 75 яшь тулган. Истәлекле вакыйга уңаеннан оешма көчләре белән ачык һавада МТБ-82 һәм ЗиУ-5 троллейбуслары реставрацияләнгән һәм урнаштырылган.

Барлык яңалыклар