«Черек күл» паркында узган «Казан күкрәк рагына каршы» акциясендә онколог-маммологлар 473 хатын-кызны тикшергән. Табиблар консультация бирделәр, пальпацияләү ярдәмендә күкрәкне беренчел карау үткәрделәр һәм пациентлар белән аларның анализлары нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Хатын-кызлар еш кына белгечләрдән якын туганнарында күкрәк рагы табылса, үзләрен ничек сакларга икәнен сораганнар. Алар табибтан никадәр еш тикшеренергә һәм маммография ясарга кирәклеген ачыкладылар. Авыруны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен, ел саен тулы тикшеренү — диспансерлаштыру — узарга һәм даими рәвештә медицина учреждениеләренә йөрергә кирәк.
Чарага Мойше Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерыннан (РКОД), «Весна» клиникасыннан һәм 7 һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләреннән 10 онколог-маммолог җәлеп ителде. Шулай ук белгечләр нәселдән килгән яман шеш турында, физик активлыкның дәвалау эффекты барлыгы хакында белем бирү лекцияләре белән чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә РКОД матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, акциянең төп бурычы – хатын-кызларга сөт бизе яман шешен профилактикалау өчен ел саен үткәрелә торган планлы тикшерүләргә бару кирәклеге турында сөйләү.